12 сент. 2016 г.

Яңа уку елы башлану уңаеннан татар балаларына нәсыйхәт


Кадерле балалар,  укучылар!

Безнең татарда “тел ачкычы” дигән тирән мәгънәле гыйбарә бар. Бу инде дөньяга килгәндә үк адәм баласының күңел түрендә туган теле, ана теле булуы, аны ачар өчен бары тик ачкыч таба белү генә кирәклеге турында сөйли. Ә бу ачкыч, гадәттә, әти-әни, әби-бабай кулында була. Аннары балалар бакчасында – тәрбиячеләр, мәктәптә укытучылар ярдәме белән сөйләм теле көннән-көн байый, язу теле шомара, камилләшә бара. Ә калганы инде сезнең үзегездән тора.
Әниегез никадәр кадерле булган кебек, ана телебез дә сезнең өчен шундый ук кадер-хөрмәткә ия булырга тиеш. Тел, беренче чиратта, кешеләр белән аралашу, дөньяны танып-белү өчен кирәк. Татар кешесе дөньяга татар күзләре белән карый, авазларны татар колагы белән ишетә. Шуңа күрә милләттәшләре белән үз туган телендә аралашкан кешеләр  бер-берсен тизрәк һәм яхшырак аңлый, туган тел кешеләрне бер-берсенә якынайта, берләштерә, туганлаштыра.

4 сент. 2016 г.

Яңа уку елында мәгариф системасында нинди үзгәрешләр көтелә - күзәтү

02.09.2016
Россия Президенты Владимир Путин Белем көненә ике атна вакыт калып килгәндә РФ Мәгариф һәм фән министры итеп Ольга Васильеваны билгеләде. Аңа кадәр әлеге постта Дмитрий Ливанов иде. 
Яңа министр хәбәр итүенчә, мәгариф системасында быел үзгәрешләр көтелә. "Татар-информ" планлаштырылган үзгәрешләрне барлады.
Дәүләт имтиханнары
“Бердәм дәүләт имтиханнары структурасы буенча җитди үзгәрешләр планлаштырылмый. Бердәнбер үзгәреш кертеләчәк нәрсә - ул биремнәр формасы. Без тестлардан читләшәчәкбез, җавапларны сайлап алу буенча биремнәр азая барачак”, - дип билгеләп үттеләр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында. Быел физика, биология һәм химия буенча биремнәрдә тест өлеше булмый.
2017 елда 9нчы сыйныфлар өчен рус теленнән имтихан биремнәренең телдән тапшырыласы моделе эшләнәчәк. “Әгәр дә әлеге модель уңышлы килеп чыкса, 2018 елда тугызынчыларга рус теленнән телдән имтихан үтәчәк, аннан инде БДИ га да кертеләчәк”, - диделәр министрлыкта.