20 апр. 2016 г.

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана


20.04.2016
Бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашуы көтелә.
Бу хакта  “Татар-информ” МА үткәргән матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов тулырак бәян итте. Очрашуда татар теле һәм әдәбияты буенча III халыкара олимпиаданың Гран-при иясе (2015), Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты 1нче курс студенты Айдар Шәйхин да катнашты.
Искәртеп үтик: олимпиада “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ тарафыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татар федераль милли-мәдәни мохтарияты ярдәме белән, оештырыла.

1 апр. 2016 г.

Энгель Фаттахов: "Быел 200 татарстанлыны укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итү күздә тотыла"


31.03.2016
Быел Татарстанның укытучылар әзерли торган вузларына 200 абитуриентны максатчан кабул итү күздә тотыла.
30 март  көнне “Татар-информ” мәйданчыгында “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары үткәргән “туры линия” вакытында ТР премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шул хакта белдерде.
Хәзерге заманда бөтен нәрсә кеше капиталына кайтып кала. Җәмгыятьтә яшәүчеләрнең белем дәрәҗәсе түбән икән, бу җәмгыятьнең киләчәге икеле. Әлеге мәсьәләдә төп эшне мәктәп, укытучыларыбыз башкара. Шуңа бәйле рәвештә, педагогик кадрларны әзерләү, укытучыларга яхшырак эшләргә этәргеч бирү, аларның абруен күтәрү ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып кала бирә, дип билгеләп үтте министр.