18 дек. 2016 г.

Татарстанда татар телендә балалар каналына яхшы исем һәм слоган уйлап табу буенча бәйге игълан ителде


17.12.2016
  
  Игьтибар бәйге!”Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә татар телендә балалар каналына  яхшы исем һәм слоган уйлап табу буенча бәйге игълан итә.          Аның төп максаты  – балаларга  кечкенәдән үк татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру. 14 яшькә кадәр балаларны  кызыклы мультфильмнар, мавыктыргыч тапшырулар көтә.           Бәйгедә һәр теләгән кеше катнаша ала. Төп таләп - исем һәм слоган татар телендә, кыска һәм тиз истә кала торган булырга тиеш. Фикерләрегезне 2017 нче елның 8  гыйнваренә  кадәр    balalar-tv@mail.ru   электрон почтасына  юллагыз.   Отышлы 5 исем сайлап алынганнан соң,  9 гыйнвардан алып 13 гыйнварга  кадәр,  “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең сайтында алар өчен  тавыш бирү булачак.  ТНВ сайты: tnv.ru 

13 нояб. 2016 г.

Кышкы каникуллар кыскартыла, ә мәктәп каникуллары үзгәрешсез кала!

Кышкы каникуллар кыскартыла, ә мәктәп каникуллары үзгәрешсез кала! Россия халкы алда көтелгән Яңа ел каникулларында гадәттәгедән азрак ял итәчәк. 2017 елда Яңа ел бәйрәме ялларының кыскаруы Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы чыгарган карарга бәйле, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Шулай итеп, якшәмбе көн булган 1 гыйнвар һәм шимбә көн булган 7 гыйнвар эшләми торган бәйрәм көннәренә туры килү сәбәпле, бу көннәрнең ялы башка бәйрәмнәргә күчерелгән. Министрлык карары буенча, киләсе 2017 елда Россия халкы 24 февральдә ял итәчәк (ул җомга була) һәм 8 майда ял итәчәк (ул дүшәмбе булачак).
Яңа ел каникуллары исә тугыз көн дәвам итәчәк: 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр.
Шулай ук министрлык февраль һәм май айларында — дүрт көнлек, июнь һәм ноябрьдә өч көнлек ялларны да билгеләде. Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне һәм Халыклар бердәмлеге көне алыннан эш сәгате, гадәттәгечә, кыскартыла.
Чыганак: 

12 сент. 2016 г.

Яңа уку елы башлану уңаеннан татар балаларына нәсыйхәт


Кадерле балалар,  укучылар!

Безнең татарда “тел ачкычы” дигән тирән мәгънәле гыйбарә бар. Бу инде дөньяга килгәндә үк адәм баласының күңел түрендә туган теле, ана теле булуы, аны ачар өчен бары тик ачкыч таба белү генә кирәклеге турында сөйли. Ә бу ачкыч, гадәттә, әти-әни, әби-бабай кулында була. Аннары балалар бакчасында – тәрбиячеләр, мәктәптә укытучылар ярдәме белән сөйләм теле көннән-көн байый, язу теле шомара, камилләшә бара. Ә калганы инде сезнең үзегездән тора.
Әниегез никадәр кадерле булган кебек, ана телебез дә сезнең өчен шундый ук кадер-хөрмәткә ия булырга тиеш. Тел, беренче чиратта, кешеләр белән аралашу, дөньяны танып-белү өчен кирәк. Татар кешесе дөньяга татар күзләре белән карый, авазларны татар колагы белән ишетә. Шуңа күрә милләттәшләре белән үз туган телендә аралашкан кешеләр  бер-берсен тизрәк һәм яхшырак аңлый, туган тел кешеләрне бер-берсенә якынайта, берләштерә, туганлаштыра.

4 сент. 2016 г.

Яңа уку елында мәгариф системасында нинди үзгәрешләр көтелә - күзәтү

02.09.2016
Россия Президенты Владимир Путин Белем көненә ике атна вакыт калып килгәндә РФ Мәгариф һәм фән министры итеп Ольга Васильеваны билгеләде. Аңа кадәр әлеге постта Дмитрий Ливанов иде. 
Яңа министр хәбәр итүенчә, мәгариф системасында быел үзгәрешләр көтелә. "Татар-информ" планлаштырылган үзгәрешләрне барлады.
Дәүләт имтиханнары
“Бердәм дәүләт имтиханнары структурасы буенча җитди үзгәрешләр планлаштырылмый. Бердәнбер үзгәреш кертеләчәк нәрсә - ул биремнәр формасы. Без тестлардан читләшәчәкбез, җавапларны сайлап алу буенча биремнәр азая барачак”, - дип билгеләп үттеләр Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында. Быел физика, биология һәм химия буенча биремнәрдә тест өлеше булмый.
2017 елда 9нчы сыйныфлар өчен рус теленнән имтихан биремнәренең телдән тапшырыласы моделе эшләнәчәк. “Әгәр дә әлеге модель уңышлы килеп чыкса, 2018 елда тугызынчыларга рус теленнән телдән имтихан үтәчәк, аннан инде БДИ га да кертеләчәк”, - диделәр министрлыкта.

4 мая 2016 г.

Казанда туган теле рус теле булмаган укучылар өчен рус теленнән халыкара олимпиада уздырыла


03.05.2016
Казанда 3-7 июньдә туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән халыкара олимпиада үткәрү планлаштырылган. Май ае башында онлайн-тестлаштыру рәвешендәге читтән торып сайлап алу турыннан соң, ә анда 3 меңләп 8, 10 нчы класс укучылары катнашыр дип көтелә (былтыр 2,7 меңләп булган), көндезге этапта 200ләп катнашучы Казанда Универсиада авылында торачак (былтыр 100 кеше килгән). Олимпиаданы башлау тантанасы ТР халыкларының Дуслык йортында була. Искәртеп үтик: туган теле рус теле булмаган мәктәп укучылары өчен рус теленнән халыкара олимпиаданың беренчесе 2014 елда уздырылган иде.

20 апр. 2016 г.

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана


20.04.2016
Бүген Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы башлана. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашуы көтелә.
Бу хакта  “Татар-информ” МА үткәргән матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов тулырак бәян итте. Очрашуда татар теле һәм әдәбияты буенча III халыкара олимпиаданың Гран-при иясе (2015), Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты 1нче курс студенты Айдар Шәйхин да катнашты.
Искәртеп үтик: олимпиада “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КФУ тарафыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татар федераль милли-мәдәни мохтарияты ярдәме белән, оештырыла.

1 апр. 2016 г.

Энгель Фаттахов: "Быел 200 татарстанлыны укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итү күздә тотыла"


31.03.2016
Быел Татарстанның укытучылар әзерли торган вузларына 200 абитуриентны максатчан кабул итү күздә тотыла.
30 март  көнне “Татар-информ” мәйданчыгында “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналлары үткәргән “туры линия” вакытында ТР премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шул хакта белдерде.
Хәзерге заманда бөтен нәрсә кеше капиталына кайтып кала. Җәмгыятьтә яшәүчеләрнең белем дәрәҗәсе түбән икән, бу җәмгыятьнең киләчәге икеле. Әлеге мәсьәләдә төп эшне мәктәп, укытучыларыбыз башкара. Шуңа бәйле рәвештә, педагогик кадрларны әзерләү, укытучыларга яхшырак эшләргә этәргеч бирү, аларның абруен күтәрү ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып кала бирә, дип билгеләп үтте министр.

10 мар. 2016 г.

Интернетта яңа “Әлбәттә” мәгариф проекты барлыкка килде

09.03.2016
Интернетта яңа “Әлбәттә” мәгариф проекты барлыкка килде. “Әлбәттә” — татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проект, дип аңлатыла әлеге сайтта.
Аның кысаларында хәзерге көн күренекле татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате һәм фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләре тәкъдим ителәчәк.
Хәзергә сайтта тарих фәннәре докторы Дамир Исхаковның “Татар халкы каян килеп чыккан?” темасына лекция тыңларга мөмкин. Анда татар халкының килеп чыгышы турында нинди теорияләр булуы, аларның көчле һәм йомшак яклары хакында сүз бара.

7 мар. 2016 г.

Татар теле һәм әдәбиятыннан IV халыкара олимпиаданың 2 нче турында катнашучылар өчен

УВАЖАЕМЫЕ учащиеся и студенты из субъектов Российской Федерации
и зарубежных стран
Министерство образования и науки Республики Татарстан информирует, что для учащихся и студентов из субъектов Российской Федерации и зарубежных стран проводится IV Международная олимпиада по татарскому языку и литературе.
Внимание! Списки Участников, прошедших на очный тур:
УВАЖАЕМЫЕ УЧАСТНИКИ ОЧНОГО ТУРА IV Международной олимпиады по татарскому языку и литературе!

2 мар. 2016 г.

Укытучылар, БДИ бирүдән курыкмагыз!



Укытучылар, БДИ бирүдән курыкмагыз! Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотосы
Мөгаллим укучысыннан калышырга тиеш түгел дип, узган елда республикабызда база мәктәпләре укытучыларының белем дәрәҗәсен тикшерделәр. Бик күп остазларның күңеленә хуш килмәсә дә, алар БДИның ни икәнен үз башларында татып карарга мәҗбүр булды. Татарстанның әлеге идеясе Россия күләмендә хуплау тапты. Хәзер менә республикабыз тәҗрибәсе федераль дәрәҗәдә таралыш ала.

Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның апрель-маенда рус теле, рус әдәбияты, математика укытучыларының компетенцияләре тикшереләчәк. БДИ форматындагы тестларны илебез педагоглары квалификацияне үстерү институтлары базасында узачак.

25 февр. 2016 г.

Юллама буенча педагогик белгечлек алучы студентлар өстәмә стипендиягә ия була


25.02.2016
"Югарырак стипендия аласың киләме? Укытучылыкка бар!" - "Мәгариф" журналы үзенең сайтында шундый исемдәге язмада 15 мең сум стипендия алып уку мөмкинлеге, үзенчәлеге турында бәян итә.
Чыгарылышларның ТР муниципаль берәмлекләреннән югары уку йортларына педагогик белгечлек буенча укырга җибәреп "сайлап алынган" 200е инде быел ук 15 мең сум күләмендә стипендия алачак. Диплом алгач, алар туган районы мәктәбендә кимендә 5 ел эшләргә тиеш була - юллама буенча укытучылар җитешмәгән фәннәр буенча педагогик белгечлекләр алучы студентларны стипендия ягыннан ярдәм итү проекты шарты шундый.

23 февр. 2016 г.

Укытучылар грант алуга теркәлә торган сайт эшли башларга тиеш


22.02.2016
ТР укытучыларының һөнәри үсеше сайты uchiteltatarstan.ru гамәлгә кертелә: аның аша югары категориягә ия укытучылар грант алуга заявкалар җибәрә ала, диелә "Мәгариф" журналы хәбәрендә. Әлеге сайт аша педагог үзе турында белешмә бирә, грантка заявка, документлар белешмәләре тутыра, мотивацияләнгән хат, эш планы һәм бәяләмәләр җибәреп, каралышка тапшыра алачак.
 ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангычы белән быел педагогларның һөнәри үсеше системасы камилләштереләчәк. Аерым алганда, "Иң яхшы укытучы" гранты бирү форматы үзгәргән. 2016 елда грантны югары категорияле укытучылар, үзләренең һөнәри дәрәҗәсен раслаган очракта, алачак.
Республиканың тармак министры Энгель Фәттахов бу мәсьәләдә, югары категорияле укытучылар өчен без 2 баскыч булдырабыз - "Укытучы-остаз" һәм "Укытучы-эксперт" номинацияләре, үз дәрәҗәсен раслаган педагоглар быелдан ук югары категория өчен өстәп түләнелә торган 40 процентка тагын өстәмә матди ярдәм алачак, дип аңлаткан. Бу хакта министрлык сайтында нигезләмәдә бәян ителә һәм номинацияләрнең беренчесе буенча ай саен 5әр мең, икенчесе буенча 10ар мең сум өстәмә түләү , заявка бирү өчен 28 февральгә кадәр вакыт каралганы турында әйтелә. Педагогның һөнәри үсеш дәрәҗәсенә туры килүе һәр елны укытучының үз теләге буенча, әгәр ул грант алырга теләсә, билгеләнә.

"Татар-информ" МА материаллары буенча

9 февр. 2016 г.

Муса Җәлилгә багышланган шигырь марафоны һәм шигырь уку конкурсы үткәрелә



Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, акция уздыра. Әлеге проектта катнашырга теләүчеләр Муса Җәлил шигырен укып видеога төшерергә һәм Инстаграм социаль челтәренә эләргә тиеш.
Фото Мусы ДжалиляБу хакта бүген "Ватанга хезмәт итү: ил бердәмлеген нагытуда тарихның роле" темасына багышланган Мәскәү ("Россия сегодня" ХМА) - Казан ("Татар-информ" МА) видеокүпере барышында “Татарстан яшьләр ассамблеясе” Советы җитәкчесе Тимур Кадыйров хәбәр итте.
“Әлеге проектлар яшьләрне шагыйрьләр иҗатына җәлеп итәргә булыша”, - диде ул. Аның сүзләренчә, 30 дан артык милләт вәкиле М. Җәлил язган шигырьләрдән дүртъюллыклар сөйләп, видеога яздырган. Акциядә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашкан. ТР Дәүләт Советы депутатлары да шигырь уку марафонында катнашу өчен шигырьләрне видеога яздыру белән мәшгуль. Иң мөһиме, видеороликларны #Джалиль110, яки, #Джалиль2016 тамгасы белән урнаштыру шарт.

8 янв. 2016 г.

Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XI республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе



Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган
XI республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясенең
НИГЕЗЛӘМӘСЕ

I.                  Гомуми нигезләмә
1.1. Әлеге нигезләмә күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XI республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясен үткәрү тәртибен билгели.
1.2.Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган  XI республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясе (алга таба — Конференция) «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатында үткәрелә.

Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның III республика конференциясе



Туфан Миңнуллин исемендәге
укытучыларның һәм укучыларның
III республика конференциясен  үткәрү турында

I.                  Гомуми мәгълүмат
1.1.         Әлеге нигезләмә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Туфан Миңнуллин исемендәге республика конференциясен (алга таба Конференция) үткәрү тәртибен билгели.