8 дек. 2012 г.

“Без тарихта эзлебез” республикакүләм фәнни-гамәли конференция

“Без тарихта эзлебез” республикакүләм
фәнни-гамәли конференциянең
нигезләмәсе
Республикакүләм фәнни-гамәли конференция Татарстанда Тарихи –мәдәни мирасны устерү елы игълан ителү уңаеннан, 2012-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
Максаты һәм бурычлары:
 укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү;
 татар халкының мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
 укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;
 бүгенге көн укучысының әхлак, әдәп идеалларын билгеләү;
 фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү;
 сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру.

Катнашучылар
Республикакүләм конференция эшчәнлегендә гомуми белем бирү учреждениеләренең 8-11 сыйныф укучылары катнаша.
Фәнни-гамәли конференцияне үткәрү шартлары һәм тәртибе
Конференция 2013 елның 30 январенда Яр Чаллы шәһәре М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә үткәрелә.
Укучы үзе сайлаган темага чыгыш әзерли (эзләнү эше, реферат, доклад, конкрет методика белән эшкәртелгән практик яки эксперименталь материал булырга мөмкин).
Эшләр эзләнү формасында түбәндәге юнәлешләрдә дә булырга мөмкин:
1. Туган тел язмышы.Телнең үткәне, хәзергесе, киләчәге. Рус телендә татар төрки алынмалары(конкрет әсәрләр мисалында), матур әдәбият теле.
2. Татар әдәбияты. Тарихыбызны, аның күренекле шәхесләре тормышын яктырткан әдәби әсәрләргә анализ. Казан ханлыгы чоры татар әдәбияты. Татарлар һәм Татарстан рус әдәбиятында.
3. Туган як тарихы. Халкыбызның ил тарихындагы роле. Милләтебезнең күренекле шәхесләре.
Эшләр татар телендә кабул ителә, текстның күләме 8 басма биттән артмаска тиеш. Эзләнү эшендә күрсәтмә материаллар (рәсем, схема һәм карта, таблица, фоторәсемнәр булырга мөмкин, күләме 5 бит).
Хезмәтнең язылу тәртибе
Эш төзәтүләрсез, А4 форматында (шрифт Times New Roman-14, интервал 1,5, уңнан-1,5; сулдан-2,5, астан-2; өстән-1,5) компьютерда басылган булырга тиеш. Эзләнү эшләре папкада тапшырыла.
Титул битенә белем бирү учреждениесенең тулы исеме, район, укучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, сыйныфы, тема һәм укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме языла.
Кереш, йомгак, әдәбият исемлеге, төп өлешнең аерым бүлекләре яңа биттән башлана.
Кулланылган әдәбият исемлеге яңа юлдан алфавит тәртибендә языла.
Эзләнү эшләре түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш: укучының теманы ачып бирә алуы; композициянең тулылыгы, дәлилле һәм иҗади фикерләү сәләтенә ия булуы; эшнең грамоталы, әдәби телдә язылган, мисалга китерелгән фактларның дөрес булуы шарт.
Конференциядә чыгыш ясау вакыты 3-5 минут. Укучы шушы вакыт эчендә эчтәлекне ачып, төп фикерләрен күрсәтеп бирә белергә тиеш. Компьютер презентациясе хуплана.
Эшләр электрон вариантта заявка белән бергә 2012 елның 1 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрелә: dyc_chelny@mail.ru
Заявка үрнәге

п.п.
ФИ, әтисенең исеме,
туган елы
Район, мәктәп № , класс
Адрес,
индекс
Паспорты буенча мәгълүмат:
кем тарафыннан, кайчан бирелгән
ИНН һәм пенсия һәм
иминият таныклыгы
Фәнни җитәкченең
Ф.И. әтисенең исеме
Конференцияне оештыручылар
1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
2. Яр Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе.
3. Яр Чаллы шәһәре 14 нче санлы Балалар һәм яшүсмерләр үзәге.
4. М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия.
Конференциядә катнашучыларның чыгышын бәяләү өчен критерийлар
- эшнең фәннилеге;
- заман таләпләренә туры килүе;
- шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну;
- эшнең максатын дөрес билгеләү;
- логик яктан дөрес фикерләү, ышандырырлык, дәлилләнгән нәтиҗәләр ясау;
- гомуми фикер.
Конференцияне йомгаклау һәм нәтиҗә ясау
Республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларның чыгышы алдан билгеләнгән критерийлар буенча бәяләнә.
Катнашучыларның чыгышларын тыңлап бетергәннән соң, эксперт комиссиясе утырышы үткәрелә, һәм җиңүчеләр турында карар чыгарыла.
Эксперт комиссиясенең карары турында беркетмә языла.
Республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә җиңүчеләргә дипломнар, нәтиҗәле чыгыш ясаучыларга рәхмәт хатлары тапшырыла.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8-9172564298 (Конференциянең координаторы - Хөсниева Лилия Рафаил кызы).
М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия – (88552) 34-70-72.

Комментариев нет:

Отправить комментарий