31 дек. 2012 г.



Хөрмәтле сайт кунаклары !  Яңа  2013 нче ел белән ихластан тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, зур уңышлар телим. Яңа елның һәр көне шатлык-куанычлар гына китерсен.

18 дек. 2012 г.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде

12.12.2012
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде
 Шулай итеп, әгәр температура 23 градустан түбән булса авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен дәресләр кичектереләчәк, ә 25 градуска кадәр түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә; 25 градустан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен; 27 градуска кадәр салкын булганда шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен; 30 градус салкын булган очракта – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен; 32 градуска кадәр салкын булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен.

8 дек. 2012 г.

“Без тарихта эзлебез” республикакүләм фәнни-гамәли конференция

“Без тарихта эзлебез” республикакүләм
фәнни-гамәли конференциянең
нигезләмәсе
Республикакүләм фәнни-гамәли конференция Татарстанда Тарихи –мәдәни мирасны устерү елы игълан ителү уңаеннан, 2012-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
Максаты һәм бурычлары:
 укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү;
 татар халкының мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
 укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;
 бүгенге көн укучысының әхлак, әдәп идеалларын билгеләү;
 фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү;
 сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру.