2 мая 2012 г.

Туфан Миңнуллин вафат

2 май иртәсендә кайгылы хәбәр килде: Казан хастаханәсендә 77 нче яшендә  күренекле язучы, драматург, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллинның йөрәге тибүдән туктады.
Туфан Миннуллин

      Туфан абый тормышны ярата иде, эш сөючән, бер нәрсәгә дә битараф калмаган түзмәс җан иде. Үзеннән соң күпме әсәре калды! Ходай аңа талантын да, акылын да мулдан биргән. Зур фикер иясе иде ул. Аның "Кызыл тышлы дәфтәре"ндә теркәп барылган фикерләре, күзәтүләре, вакыйгалар - публицистиканың иң югары ноктасы.Бәхетле язучы, драматург буларак, аңа исән чагында басылган китапларын күрергә насыйп булды, классик әсәрләргә әверелгән сәхнәләштерелгән пьесалары белән дә халыкның күңелен яулады.Тормыш аны, ул тормышны өзелеп яратты. Кешеләрне ихлас сөйде, аларның яшәешләрен кайгыртты. Татарстан дәүләт шурасында ул һәрвакыт татар мәсьәләсен күтәреп килде, килеп чыкмаган мәсьәләгә көенде, шатлыклы вакыйга булса, балаларча сөенә белде.

Туфан абый, олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебез, урының җәннәттә, рухың тыныч булсын.
Драматургны соңгы юлга озату, аның белән хушлашу 3 майда, иртәнге 9-да, Камал театрында булачак.

Туфан Миңнуллин 1935 елның 25 августында Татарстанның Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында туа. 1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң төрле урыннарда хисапчы, бухгалтер хезмәтен башкара.

1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый. Аны тәмамлап кайткач, башта Минзәлә драма театрында, аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли. 1964-1967 елларда – Казан телестудиясендә мөхәррир, «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр эшендә. 1968 елдан Т.Миңнуллин әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1975-1977 елларда Мәскәүдәге Югары әдәби курсларда укып кайта. Туфан Миңнуллинның әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлавы Мәскәүдә укыган елларына туры килә. Баштарак ул юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре яза. Бераздан зурлар өчен чорның актуаль мәсьәләләрен күтәргән, аны драматург итеп таныткан күләмле драмалар иҗат итә башлый.

Туфан Миңнуллин мәшһүр татар драматургы, язучысы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, Казанның шәрәфле гражданины.
чыганак http://www.azatliq.org/content

Комментариев нет:

Отправить комментарий