25 мар. 2012 г.

«Илһам чишмәсе » исемле II республика әдәби-иҗат бәйгесе


«Илһам чишмәсе »  исемле  II республика әдәби-иҗат бәйгесе
нигезләмәсе
   Бөек шагыйрь Габдулла  Тукайның  тууына  126  ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы  укытучылары һәм укучылары арасында «Илhам чишмәсе»  исемле  II республика әдәби-иҗат бәйгесе уздырыла.    

Максаты һәм бурычлары:
 Укучыларны һәм укытучыларны Г.Тукай иҗатына тагын да якынайту;
 *  шигъриятнең җәмгыятьтәге тәрбияви ролен күрсәтү;
  * каләм тибрәтүче( шигырь язучы) укучы һәм укытучыларны барлау  һәм           аларда эстетик зәвык тәрбияләү.     
                               
Катнашучылар
 Бәйгедә  укытучылар   һәм  8-11 сыйныф укучылары катнаша.
Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

    Һәр катнашучы бәйгегә (татар телендә) үзе язган  шигырьләрен тәкъдим итә (матбугат битләрендә басылмаган, башка бәйгеләрдә катнашмаган булырга тиеш)
Укытучылар -10 шигырь тәкъдим итәләр, аларның берсе Г.Тукайга багышлап язылган, калганнары- ирекле тема; укучылар - 5 шигырь,  шуларның берсе Г.Тукайга багышлап язылган, башкалары- ирекле тема ( шигъри әкиятләр дә булырга мөмкин)
Иң яхшы  дип табылган  шигырьләр  җыентыкка кертелә.
                                                                               
Иҗади эшнең язылу тәртибе
  Эш төзәтүләрсез, А4 форматында (шрифт Times New Roman-14, интервал 1,5) компьютерда басылган булырга тиеш. 
Иң беренче биттә автор тулы исемен, фамилиясен, мәктәбен ( укучы- классын),районын һәм туган елын  күрсәтә , үзе турында кыскача мәгълүмат яза, төгәл адресын , телефонын күрсәтә.
Иҗади эшләр (электрон вариантта) 2012 елның 10  нчы апреленә  кадәр  түбәндәге электрон  адреска җибәрелә: gim2072@mail.ru
 ИЧ ( тамгасыннан соң), район,фамилиясе күрсәтелә һәм эш җибәрелә.
  (Мәсәлән: ИЧ Казан Арсланова )
Конференцияне оештыручылар
-ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ һӘМ  ФӘН  МИНИСТРЛЫГЫ;
-КАЗАН  ШӘҺӘРЕНЕҢ СОВЕТ РАЙОНЫ МӘГАРИФ  ИДАРӘСЕ;
-“ МӘГЪРИФӘТ” ГАЗЕТАСЫ;
-КАЗАН ШӘҺӘРЕ СОВЕТ РАЙОНЫНЫҢ “20 НЧЕ ГИМНАЗИЯ” ГОМУМИ БЕЛЕМ  МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ;
-КАЗАН ШӘҺӘРЕ СОВЕТ РАЙОНЫ УКЫТУЧЫЛАРЫНЫҢ
 “ ИЛҺАМ ЧИШМӘСЕ” ӘДӘБИ-ИҖАТ БЕРЛӘШМӘСЕ.
                              Конференцияне йомгаклау һәм нәтиҗә ясау
  Йомгак 24 нче апрельдә ясалачак, бүләкләү чарасы  5 нче майда уздырыла.
  Җиңүчеләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары, шигырьләр  җыентыгы , рәхмәт хатлары тапшырыла.
Белешмәләр өчен
8-96-56-060-881,( 8-843) 272-36-42  тел. буенча   Рәхимә Минвәли кызы Арслановага мөрәҗәгать  итеп була.

Комментариев нет:

Отправить комментарий