30 мар. 2012 г.

«Иң яхшы татар теле дәресе» бәйгесе


ПОЛОЖЕНИЕ
О КОНКУРСЕ О I-ом Всероссийском  конкурсе «Иң яхшы татар теле дәресе»
Цели и задачи конкурса.
Всероссийский конкурс проводится с целью реализации единой политики в направлении информатизации всех форм и уровней образования, направленной на качественное изменение  образовательной среды за счет разработки и внедрения в учебный процесс метода проектов.
Задачами конкурса являются:
·         выявление и стимулирование преподавателей, активно занимающихся созданием и применением цифровых образовательных ресурсов;
·         формирование условий для широкого освоения программных продуктов по созданию  цифровых образовательных ресурсов;
·         совершенствование информационно образовательной среды;
·         создание открытой коллекции проектов урока (для свободного пользования).

25 мар. 2012 г.

Йолдыз- җиңүче!


25 нче мартта Актаныш районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия –интернаты”нда  “Без яшь, без сәләтле”  республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция эше берничә  секциягә бүленеп башкарылды. Татар әдәбияты секциясендә Мөслим районы Мөслим лицееның 10а сыйныфы укучысы Хөрмәтуллина Йолдыз катнашты. Ул,  уңышлы чыгыш ясап, 1 нче урынга лаек булды. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия –интернат  катнашучыларны бик җылы каршы каршы алды, конференция  эше яхшы оештырылган иде. Укучылар һәм аларны әзерләгән укытучыларга конференция материаллары тупланган китаплар таратылды.

«Илһам чишмәсе » исемле II республика әдәби-иҗат бәйгесе


«Илһам чишмәсе »  исемле  II республика әдәби-иҗат бәйгесе
нигезләмәсе
   Бөек шагыйрь Габдулла  Тукайның  тууына  126  ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы  укытучылары һәм укучылары арасында «Илhам чишмәсе»  исемле  II республика әдәби-иҗат бәйгесе уздырыла.    

Максаты һәм бурычлары:
 Укучыларны һәм укытучыларны Г.Тукай иҗатына тагын да якынайту;
 *  шигъриятнең җәмгыятьтәге тәрбияви ролен күрсәтү;
  * каләм тибрәтүче( шигырь язучы) укучы һәм укытучыларны барлау  һәм           аларда эстетик зәвык тәрбияләү.     

16 мар. 2012 г.

Яр Чаллы шәһәрендә V регионара укучылар фәнни конференциясе

    15 нче март көнне Яр Чаллы шәһәрендә  КФУ базасында V регионара укучылар фәнни конференциясе үтте. Конференциядә Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә шәһәрләре мәктәп һәм колледжлары, Мөслим лицее укучылары катнашты. Мөслим лицеееның 11а сыйныфы Каржавкина Анастасия "Островка авылы һәм халкы тарихы" темасына чыгыш ясады һәм 2 нче урынга лаек булды (фәнни җитәкчесе тарих укытучысы Җәләева Светлана Николай кызы). 11 а сыйныфы укучысы Гыйльметдинова Алсуның   "Торыш авылы тарихы һәм микротопонимиясе" темасы буенча эзләнү-тикшеренү эше 3 нче урынны алды (фәнни җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Чулпан Индус кызы). Шул ук сыйныфтан Деникаева Алсу "Мөслим лицее тарихы"(фәнни җитәкчесе  Җәләева Светлана Николай кызы), 10б сыйныфы укучысы Гайфиева Гөлшат "Инглиз телендә идиомалар, фразеологизмнар, мәкальләр һәм әйтемнәр" темасына (фәнни җитәкчесе инглиз теле укытучысы Нуриева Лилия Ленар кызы) уңышлы чыгыш ясап, конференциянең Дипломына ия булдылар. Сәләтле укучыларны конференциягә әзерләгән укытучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.  Конференцияне оештырган барлык КФУ ның Яр Чаллы филиалы хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез.

6 мар. 2012 г.

8 нче март бәйрәме белән!

     Хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне беренче яз бәйрәме 8 нче март- халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан тәбрик итәм. Сәламәтлек, бәхет, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телим. Якыннарыгыз, сөйгән кешеләрегез, балаларыгыз сезгә бары куаныч-шатлыклар гына китерсен!

1 мар. 2012 г.

Роберт Миңнуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов бездә кунакта.


        1 март-язның беренче көне лицейлылар өчен бик  бәхетле көн булды.  Татарстанның халык шагыйре , Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Габдулла Тукай  исемендәге премия лауреаты, актив җәмәгать эшлеклесе  Роберт Миңнуллин һәм  мәктәбебездә озак еллар директор, татар теле, әдәбияты укытучысы булып эшләгән, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган укытучысы  Мөҗәһит Әхмәтҗанов кунак булдылар.  Лицей укучылары күчнәнәч итеп җыр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.
    Шагыйрь абыйлары үзләре турында сөйләделәр, яңа язган иҗат җимешләре белән таныштырдылар, укучыларның, укытучыларның сорауларына җавап бирделәр. “Мөслим ягы кайсы ягы белән үзенчәлекле дип саныйсыз?” дигән сорауга Роберт Миңнуллин “Шушы җирлектә яшәп иҗат итүче күренекле язучылары Фоат Садриев, Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән, эшчән, тырыш халкы, матур табигате белән үзенчәлекле”, дип җавап бирде.