19 янв. 2012 г.

“Мин туган телемдә сөйләшәм” исемле иҗади эшләр бәйгесе


КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ
ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ БҮЛЕГЕ
Гомуми урта мәктәп (9-11 сыйныфлар), махсус урта белем бирү йортларында белем алучыларны “Мин туган телемдә сөйләшәм” исемле  иҗади эшләр бәйгесендә катнашырга чакыра

Бәйгенең йомгаклары һәм катнашучыларны бүләкләү 2012 елның
19 февралендә Филология һәм сәнгать институтында үткәреләчәк Ачык ишекләр көнендә игълан ителәчәк.

Иҗади бәйге өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә:
1.                       Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүче яңа гасыр галиме: минем караш.
2.                       Татар телле хокук белгече – заман таләбе.
3.                       Заман тәрбиячесе нинди булырга тиеш?
4.                       Яңа заман башлангыч сыйныф укытучысы: минем күзаллавым.
5.                       Ислам мәдәнияте һәм тәрбия мәсъәләләре.
6.                       Компьютер татарчага тәрҗемә итә аламы?
7.                       Интернеттагы татар сайтлары: тел үзенчәлекләре.
8.                       Татар бүлеген тәмамлап, шагыйрь (язучы) буласым килә.
9.                       Татар бүлеген тәмамлап, дәүләт эшлеклесе булырга телим.
10.                  Татар бүлеген тәмамлап, “Сәләт”тә эшлисем килә.
11.                  Татар бүлеген тәмамлап, телевидение йолдызы булам.

Бәйге нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылачак.
Түгәрәк өстәлдә түбәндәге мәсъәләләр карала:
1)                      КФУның Филология һәм сәнгать институтында оешкан татар филологиясенең бүгенге көне һәм үсеш перспективалары хакында сөйләшү;
2)                       бүлектә ачылган яңа юнәлешләр, өстәмә белгечлекләр:
·  инглиз теле,
·  хокук белеме,
·  мәктәпкәчә белем бирү,
·  башлангыч белем бирү,
·  гарәп теле (ислам мәдәниятен тирәнтен өйрәнү),
·  филологиядә информацион технологияләр
турында мәгълуматлар бирү.

Түгәрәк өстәл кысаларында галимнәр белән очрашулар, иҗат итү буенча мастер-класслар уздырылачак.

Ачык ишекләр көне һәм бәйге нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәл 19.02.2012, сәг. 11.00. 103 нче ауд.  оештырылачак. (Казан, Татарстан ур., 2нче йорт).


Иҗади бәйге өчен гариза һәм эшләрне 15 февральгә кадәр җибәрү сорала.

Бәйгедә катнашучыларга сертификатлар, җиңүчеләргә дипломнар, хәзерләгән укытучыларга дипломнар,  рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Бәйгедә катнашу өчен ФСИ сайтында 20 январьдан регистрация үтергә мөмкин (ifi.kpfu.ru).
Иҗади эшләрне җибәрү өчен адрес:
Хатлар өчен:  420021, Казан, Татарстан ур., 2нче йорт, 115 нче бүлмә.
Электрон адрес: gulfiarasilevna@mail.ru
Элемтәләр өчен телефон: 8(843) 292-58-11, моб. 89276707066
“ВКонтакте” төркеме: http://vkontakte.ru/event34080874

Кушымта 1
Гариза үрнәге

Укучы
Мәктәп (номеры)
Укытучы
Эшнең темасы
Укучының адресы, индексы, моб. телефоны
Укытучының (укучының) шәхси электрон  адресы
Хәсәнова Сәрия Раиф кызы
Буа районы Килдураз урта мәктәбе
Ханнанова
Рамилә
Исмәгыйль кызы
Татар бүлеген тәмамлап, шагыйрь (язучы) буласым килә
Буа районы
Килдураз авылы



Кушымта 2


Иҗади эшне түбәндәге таләпләргә нигезләнеп эшләргә:
Тimes New Roman  шрифты, 14нче кегль, барлык яктан да 2 см кыр, юллар арасы – 1,5. Материалның күләме – 2-3 бит.

Иҗади эшне башкару формасы
ТЕМА
Гарипова Сәрия Рәис кызы
Арча районы Кәешкүл урта мәктәбе, 11 сыйныф
Җитәкче: Сәмигуллина Галия Иршат кызы








Комментариев нет:

Отправить комментарий