31 дек. 2012 г.



Хөрмәтле сайт кунаклары !  Яңа  2013 нче ел белән ихластан тәбрик итәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, зур уңышлар телим. Яңа елның һәр көне шатлык-куанычлар гына китерсен.

18 дек. 2012 г.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде

12.12.2012
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температура булганда мәктәптә дәресләр кичектереләчәген билгеләде
 Шулай итеп, әгәр температура 23 градустан түбән булса авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар өчен дәресләр кичектереләчәк, ә 25 градуска кадәр түбән булганда – шәһәр мәктәпләрендә; 25 градустан түбән булганда – авыл мәктәпләрендә укучы 5-9 сыйныфлар өчен; 27 градуска кадәр салкын булганда шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфлары өчен; 30 градус салкын булган очракта – авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен; 32 градуска кадәр салкын булганда – шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары өчен.

8 дек. 2012 г.

“Без тарихта эзлебез” республикакүләм фәнни-гамәли конференция

“Без тарихта эзлебез” республикакүләм
фәнни-гамәли конференциянең
нигезләмәсе
Республикакүләм фәнни-гамәли конференция Татарстанда Тарихи –мәдәни мирасны устерү елы игълан ителү уңаеннан, 2012-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын тормышка ашыру максатыннан үткәрелә.
Максаты һәм бурычлары:
 укучыларда телебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә, рухи байлыгыбызга мәхәббәт тәрбияләү;
 татар халкының мәдәни-тарихи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
 укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;
 бүгенге көн укучысының әхлак, әдәп идеалларын билгеләү;
 фәнни эзләнүләрдә иҗадилыкка омтылыш тәрбияләү;
 сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру.

26 нояб. 2012 г.

Регионара авторлык методик материаллар конкурсы



Регистрационная форма участника
Межрегиональный конкурс
авторских методических материалов
«Интеллектуальная галерея»
Фамилия_______________________________________
Имя__________________________________________
Отчество______________________________________
Место работы/учебы____________________________
______________________________________________
______________________________________________
Должность____________________________________
Название конкурсного материала
______________________________________________
______________________________________________
Номинация____________________________________
______________________________________________
Город_________________________________________
Почтовый адрес (с указание индекса)
 _____________________________________________
_____________________________________________
Телефон _____________________________________
Email_______________________________________


Вниманию участников конкурса!

Убедитесь, что Ваш конкурсный материал  получен! Подтверждение придет Вам по e-mail, с которого осуществлялась отсылка материалов. Если Вы не получили подтверждение о получении письма в течение трех рабочих дней, повторите отправку. Перед отправкой материалов в Оргкомитет еще раз проверьте, пожалуйста, правильность заполнения заявки.


****


Адрес оргкомитета: 420030, г. Казань, ул. Столярова, д. 3, Центр инновационной образовательной информации «Новые направления».

Консультационная линия:
e-mail: a-pk@list.ru



Платежные реквизиты

Общество с ограниченной ответственностью «Инновационные образовательные технологии» - полное наименование
ООО «ИНОТ» - сокращенное наименование
420030, г. Казань, ул. Столярова, д. 3
ИНН 1659065876, КПП 165601001
Р/с  40702810200000004310
в ОАО АИКБ «Татфондбанк»
БИК 049205815
К/с 30101810100000000815
ОГРН 1061684097683
ОКПО 96882217
с обязательной пометкой -  Конкурс «Интеллектуальная педагогическая галерея»





****


БУКЛЕТ                





                     НЕГОСУДАРСТВЕННОЕ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ
                 ЧАСТНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ
  ВЫСШЕГО ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ
«      «МОСКОВСКИЙ СОЦИАЛЬНО-ГУМАНИТАРНЫЙ
       ИНСТИТУТ»
        филиал в г. Казани

    

23 нояб. 2012 г.

“Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” темасына урта белем бирү оешмалары укучыларының III Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе



23 нче ноябрьдә   Казан (Идел буе) Федераль университетының  Алабуга шәһәрендәге филиалында  “Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” темасына урта белем бирү оешмалары укучыларының  III Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә Татарстан Республикасының  шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары, Россия Федерациясенең Пермь крае, Башкортстан, Чувашстан республикасы укучылары  һәм аларны әзерләгән укытучылар катнашты. Пленар утырышта татар теле һәм чагыштырма филология факультеты деканы, доцент Нигамаев А.З,  язучы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим, мәктәп укучылары чыгышы тыңланды.  Конференциядә катнашучылар 6 секциягә бүленеп, татар теленең үткәне, бүгенгесе, киләчәге, туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүнең актуаль мәсьләләре, фольклор, әдәбият һәм тел проблемалары, татар язучылары иҗатында милләт мәсьәләсе, җирле төбәк әдипләре иҗатын өйрәнүне  һ.б. яктырткан чыгышлар ясадылар.

31 окт. 2012 г.

Мөслим лицеенда “Педагогик осталык” темасына семинар



      31 нче октябрь көнне Мөслим лицеенда Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының    “Педагогик осталык” темасына    методик берләшмә семинары үтте.     
 Лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары кунак итеп чакырылды.       Семинарның практик өлеше “Йолдызлар яңгыры” дип аталды. Мөслим лицее йолдызлары чыгышы (Латыйпова А.Г., Шәймәрданова Л.Я.), “Куркуын җиңгән куян” постановкасы белән өстәмә белем бирү түгәрәге әгъзалары чыгышы (җитәкчесе Иванова С.А.), “Мәктәп һәм гаилә бердәмлеге” ( Ситдыйкова Э.Д.), “Фән уңышлары” ( Ситдыйкова Ч.И., Латыйпова А.Г.) чыгышлары тыңланды. Практик өлешне Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.Г. Латыйпова алып барды.

21 окт. 2012 г.

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үтте



19-20 нче октябрь көннәрендә  Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада үтте. Башкалабызга әлеге бәйгенең финалына узган мәктәп укучылары, студентлар җыелды. Олимпиаданың беренче этабында  интернет челтәрендә   теркәлү узган укучылар татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы биремнәр чишеп, үзара көч сынашты. Анда 1500 дән артык укучы, студентлар  катнашкан.  Россиянең төрле төбәкләреннән, Төркия, Финляндия, Украина, Кытай, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек чит илләрдән дә вәкилләр бар иде.

25 сент. 2012 г.


"Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе


ЕЛАБУЖСКИЙ ФИЛИАЛ КАЗАНСКОГО (ПРИВОЛЖСКОГО) ФЕДЕРАЛЬНОГО УНИВЕРСИТЕТА

ФАКУЛЬТЕТ ТАТАРСКОЙ И СОПОСТАВИТЕЛЬНОЙ ФИЛОЛОГИИ

КАФЕДРА ТАТАРСКОЙ ФИЛОЛОГИИ

Приглашает учащихся 11-х классов  принять участие в работе Всероссийской научно-практической конференции
“Татарский язык и литература: настоящее и будущее”.
23 ноября 2012 года.

23 сент. 2012 г.


“Ялкын” журналы бездә кунакта!

20 нче сентябрь көнне Мөслим лицее “Ялкын” журналыннан килгән  кунакларны  кабул итте.  Журналның баш мөхәрррире Йолдыз Миңнуллина, “Мин һәм дөнья” рубрикасы мөхәррире Искәндәр Галиев, “Дөнья” рубрикасы өчен җаваплы Раилә Сабирова, “Мин” рубрикасыннан Луиза Шарова укучыларга журнал турында бик кызыклы итеп  сөйләделәр,  әңгәмәдә  катнаштылар, укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Иң актив укучылар “Ялкын”ның махсус призларына лаек булды. “Ялкын” хезмәткәрләре “Минутка иң тиз укучы” акциясе нәкъ менә Мөслим районында башлануын игълан иттеләр. Мәктәпкүләм конкурста күп укучылар көчләрен сынап карады. 11 а сыйныфы укучысы Ләйсән Сабирова абсолют беренчелеккә иреште, журналның махсус бүләгенә лаек булды.

17 сент. 2012 г.

“Бертуган Барудиларның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе
Галимҗан Баруди

     Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге галимнәрне, аспирантларны, студентларны, укытучыларны һәм патриотик тәрбия мәсьәләләре белән кызыксынучыларны 2012 елның 1 ноябрендә узачак “Бертуган Барудиларның татар мәгарифе үсешенә керткән өлеше” дигән, күренекле татар педагогы мәгрифәтчесе Галимҗан Барудиның тууына 155 ел, татар педагогы, мәгрифәтчесе Салихҗан Барудиның 150 ел уңаеннан оештырылган төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыра.
Киләсе елга БДИ предметлары буенча минималь баллар саны билгеле булды

РФ мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең быел 29 августта кабул иткән 3499-10 нчы күрсәтмәсе белән, бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) тарихында беренче тапкыр буларак, яңа уку елы алдыннан ук БДИның барлык предметлары буенча минималь баллар саны билгеләнгән. Әлеге федераль хезмәт җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов биргән белешмә буенча, алар түбәндәгечә. Имтиханнар һичшиксез тапшырылырга тиешле предметлар: рус теле – 36 балл, математика – 24 балл. Сайлап алып тапшырыласы предметлар: физика, химия, биология – 36шар балл, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр – 40 балл, тарих – 32 балл, география – 37 балл, җәмгыять белеме – 39 балл, рус әдәбияты – 32 балл, чит ил телләре (инглиз, немец, француз, испан телләре) – 20 балл. Биредә шуны билгеләп үтү урынлы: әлеге “бусага” узган уку елындагы кебек.

20 авг. 2012 г.

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада 
Россия Федерациясендәге һәм ерак һәм якын чит илләрдәге хөрмәтле коллегалар, укучылар, студентлар! Сезне татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада катнашырга чакырабыз
      Татарстан Республикасының 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илләрдә татар теле һәм әдәбиятын, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә булышу өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан, татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада үткәрелә.
      Олимпиада программасында түбәндәгеләр каралган:
      · 26 июльдән 13 сентябрьгә кадәр катнашучыларны КФУның abiturient.kpfu.ru порталында регистрацияләү;
      · Беренче (сайлап алу) тур (татар телен, тарихын, традицияләрен һәм татар халкы мәдәниятен белү дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, интернет-тест уздыру) – 2012 елның 14 сентябреннән 18 сентябренә кадәр. Интернет-тест мәктәп/вузларның компьютер класслары яки катнашучыларның "өй” компьютерлары базасында читтән торып үткәрелә. (Тестта катнашу һәм регистрация этаплары буенча кулланма-инструкция КФУ ның abiturient.kpfu.ru порталында 26 июльгә кадәр эленеп торачак);

13 мая 2012 г.


“Илһамлы каләм” Бөтенроссия конкурсы

         11 нче майда   Казан  федераль университеты  филология  һәм сәнгать институтының  актлар залында "Илһамлы каләм” Бөтенроссия иҗади  конкурсына нәтиҗәләр ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде. Конкурста 332 укучы катнашты, шулардан 88 укучының эше 2 нче турга үтте. ТР Язучылар берлеге, "Бөтендөнья Татар Конгрессы” Башкарма комитеты, Казан  федераль университеты  филология  һәм сәнгать институты белән берлектә үткәргән әлеге мәртәбәле бәйгедә Мөслим районыннан да ике укучы катнашты һәм уңышка иреште. Тат Бүләр мәктәбенең 11 сыйныф укучысы  Гөлия Исламова (Җитәкчесе: Җәмилә Сәхбетдинова)  “Публицистика” номинациясендә 3 урынны яулады,  диплом белән бүләкләнде. Мөслим лицееның 11б сыйныфы укучысы Алмаз Ногуманов (Җитәкчесе: Чулпан Ситдыйкова ) конкурсның  “Рәхмәт хаты” на лаек  булды.

8 мая 2012 г.


Кабатланмасын иде  сугышлар..
Кешелек дөньясы җинаятьчел фашистлар Германиясе тар-мар ителүнең 67 еллыгын тантаналы төстә билгеләп үтәргә җыена. Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан  сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. XX гасырның 40 нчы елларында безнең халкыбызның нинди зур батырлыклар кылганын хөрмәт һәм соклану хисләре белән сөйләрләр.
    Сугыш! Ул инде күптән күкрәп үтте. Менә 67 ел безнең күгебез һәрчак аяз. 

4 мая 2012 г.


Мөслим лицеенда татар теле һәм әдәбияты атналыгы үтте
Атналык кысаларында түбәндәге чаралар уздырылды.
Китапханәче, татар теле укытучысы Э.Ситдыйкова тарафыннан якташ язучылар иҗатына багышланган китаплар күргәзмәсе куелды, “Үрнәк дәфтәр”, Г.Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр, шигырь сөйләүчеләр  конкурсы үткәрелде.
 “Коръән Кәрим хикмәтләре”  темасына Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау елына багышланган әдәби кичә ,“Тукай безнең йөрәкләрдә” дип аталган  шигырь бәйрәме, “Тукай иҗатын беләсеңме?” 7-8 нче сыйныфлар өчен КВН  укучыларның күңеленә хуш килде. Татар теле укытучысы А.Латыйпова,10а сыйныфы укучысы Й.Хөрмәтуллина татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Рәсәйкүләм форумында катнашып, алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

2 мая 2012 г.

Туфан Миңнуллин вафат

2 май иртәсендә кайгылы хәбәр килде: Казан хастаханәсендә 77 нче яшендә  күренекле язучы, драматург, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллинның йөрәге тибүдән туктады.
Туфан Миннуллин

      Туфан абый тормышны ярата иде, эш сөючән, бер нәрсәгә дә битараф калмаган түзмәс җан иде. Үзеннән соң күпме әсәре калды! Ходай аңа талантын да, акылын да мулдан биргән. Зур фикер иясе иде ул. Аның "Кызыл тышлы дәфтәре"ндә теркәп барылган фикерләре, күзәтүләре, вакыйгалар - публицистиканың иң югары ноктасы.Бәхетле язучы, драматург буларак, аңа исән чагында басылган китапларын күрергә насыйп булды, классик әсәрләргә әверелгән сәхнәләштерелгән пьесалары белән дә халыкның күңелен яулады.Тормыш аны, ул тормышны өзелеп яратты. Кешеләрне ихлас сөйде, аларның яшәешләрен кайгыртты. Татарстан дәүләт шурасында ул һәрвакыт татар мәсьәләсен күтәреп килде, килеп чыкмаган мәсьәләгә көенде, шатлыклы вакыйга булса, балаларча сөенә белде.

Туфан абый, олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебез, урының җәннәттә, рухың тыныч булсын.
Драматургны соңгы юлга озату, аның белән хушлашу 3 майда, иртәнге 9-да, Камал театрында булачак.

26 апр. 2012 г.


Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулуга  багышланган  районкүләм кичә.
  26 нчы апрель көнне “Мизгел” яшьләр ял үзәгендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 126 еллыгына багышланган  “Тукай – милләтебезнең йөзек кашы” исемле  әдәби-музыкаль бәйрәм кичәсе үтте. Бәйрәмдә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты урынбасары Рушат Җәүдәт улы Солтанов, мәгариф бүлеге начальнигы Ларис Хәмбәл улы Бариев, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриев, Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы, балалар шагыйре, Абдулла Алиш исемендәге бүләк  иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрь Әхмәт Дусайлы, шагыйрә Лилия Садриева катнашты. Районыбыз мәктәпләреннән килгән укучылар  Габдулла Тукай  шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Мөслим лицее укучылары “Шүрәле” әкиятен күрсәттеләр. 10б сыйныфы укучысы Ханнанова Ралина “Бишек” җырын башкарды. Якташ язучылар укучыларны бәйрәм  белән тәбрикләделәр, туган телебезне сакларга чакырдылар. Кичә "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

23 апр. 2012 г.

“Коръән елы” уңаеннан кичә үтте


Татарстанда 2012 нче ел тарихи-мәдәни мирасны  саклау, дин әһелләре тарафыннан “Коръән елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан Мөслим лицеенда “Коръәни Кәрим хикмәтләре” дип аталган  кичә уздырылды. Кичәгә Россиянең Почетлы мәгариф хезмәткәре, Мәгариф отличнигы, хаҗия, күренекле якташыбыз Фоат Садриевның тормыш  иптәше Сәйденур Садриева кунак булып килде. 10а сыйныфы укучылары  пәйгамбәребез Мөхәммәт, Коръән үзенчәлекләре, исламда сәламәтлек, дуслык, әдәбиятта Коръән мотивлары, Коръәндә телгә алынган изге җирләр һ.б.  турында чыгышлар ясады. Күп конкурсларда җиңүләр яулаган 2б сыйныфы укучылары Габдрахманова Камилә, Низамова Ләйлә, Абдуллин Ранис, Камалетдинова Алия Коръәннән  сурәләр укыдылар. Сәйденур апа Коръән Кәрим хикмәтләре , хаҗ кылуы һ.б. турында сөйләде, Коръәннең мөселманнар, дин әһелләре өчен генә түгел, дин, фәлсәфә, тарих белән кызыксынучы барлык кешеләр өчен дә кирәкле китап булуына басым ясады.

19 апр. 2012 г.

"Каурый каләм" конкурсының йомгаклау туры


19 нчы апрель  көнне Казан (Идел буе) федераль университетының  Алабуга институтында  “Каурый каләм”  Татарстан, Башкортстан, Чувашстан республикалары һәм Пермь крае, Самара, Оренбург өлкәләре укучыларының иҗат конкурсының  2  нче туры үтте.  Конкурс 10 нчы сыйныф укучылары арасында иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну, татар халкының телен, әдәбиятын, мәдәниятын саклау һәм үстерү, гуманитар юнәлештә  сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, киләчәктә аларга Алабуга институтында белем алу мөмкинлеге бирү максатыннан үткәрелде. Һәр конкурсант үзе белән таныштырды, 1 иҗади эшен тәкъдим итте. Укучым- Хөрмәтуллина Йолдыз  “Каурый каләм” конкурсында  1 нче урынны яулап сөендерде. Йомгаклау турында катнашучы балаларга   лауреат Дипломы, укучыларның иҗади эшләре тупланган җыентыклар, истәлекле бүләкләр  тапшырылды. Язучы Факил Сафин белән очрашу да күңелле үтте. Конференцияне оештырган Алабуга институты хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез

10 апр. 2012 г.

Ыкта боз китте

 Бүген иртән Ыкта боз китте. Бөтен җирдә яз шаукымы, яз шатлыгы. Әле атна элек кенә юеш кар явып тора, урамнар кардан, судан гына тора иде. Бүген инде кояш, көлә-көлә,  җир йөзен җылыта. Ерак  юллардан кайткан сыерчыклар язны мактап җыр сузалар. Шифалы ләйсән яңгырлары да явып үтте. Халык телендә ләйсән турында хикмәтле әйтелмәләр  йөри: "Ләйсән-рәхмәт яңгыры", "Ләйсәндә яланбаш йөрсәң, үсәсең", "Ләйсән суын җиде ел сакласаң, энҗегә әверелә,ди" һ.б. Яр буенда  бозлар калмаса, кар эрегәндә җылы яңгырлар явып үтсә, халкыбыз елның яхшы килүенә, игеннәрнең, җиләк-җимешнең уңуына юраган.Быелгы яз һәммәбезгә шатлык-куанычлар гына китерсен иде.

3 апр. 2012 г.

Олимпиадаларда һәм бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк

   

Федераль дәрәҗәдә "Сәләтле балалар" концепциясен эшләү дәвам итә - ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз алдында тота.
Шулай итеп, 2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өстәмә ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл мәктәпләренә сәләтле балалар белән эшләү өчен акча биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә “Российская газета” басмасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru