25 дек. 2011 г.

Мөслимдә Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсе


23 нче декабрь көнне  Мөслим мәдәният йортында  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең әдәби-драматик тапшыруларның өлкән редакторы булып эшләүче Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсе булды. Кичәдә республиканың сәнгать осталары, шагыйрәнең иҗатташ дуслары, район үзешчәннәре, авылдашлары, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, язучының иҗатын яратучылар, район үзәге тамашачылары катнашты. Кичә Миргарифан Ханнанов башкаруында  Шәмсия Җиһангирова сүзләренә язылган “Мөслимем” җыры белән башланып китте. Юбилярны иҗатташ дуслары, авылдашлары, сәнгать мәктәбе, туган авылы Баек һәм Күбәк мәктәбе  укучылары котлады. Шәмсия ханым  күп шигырьләрен яттан укыды, җырлап та  күрсәтте. Казан музыка көллиятендә теория укыткан кызы Гөлназның (Гөлҗиһанның)  җырлавына  да сокландык . Кичә бер дә ялыктырмады, тамашачылар   тын да алмый тыңладылар. “Искиткеч очрашу булды бу!” – дип таралыштык.

18 дек. 2011 г.

Якташыбыз хөрмәтләнде


14 нче декабрь  көнне күренекле якташыбыз, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге республика бүләге иясе, язучы Ләбиб Леронның 50 яше тулу уңаеннан Мөслим авылы мәдәният йортында  иҗат кичәсе үтте. Кичәдә Л.Леронның иҗатташ дуслары, Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, язучының иҗатын яратучылар, район үзәге тамашачылары катнашты. Юбилярны иҗатташ дуслары, авылдашлары, сәнгать мәктәбе укучылары котлады. Соңыннан Түбән Кама татар дәүләт драма театры  Ләбиб Лерон әсәре буенча сәхнәләштерелгән “СССРда ясалган...нар” исемле комедия күрсәтте.

11 дек. 2011 г.

Тукта, мизгел...


Флера апа Садриевна вафат... Бу хәбәрне ишеткәч тетрәнеп киттем. Хәтеремдә Флера апаның мөлаем, әниләрчә  кайгыртучан йөзе пәйда булды. Казан дәүләт университетында укыган еллар- күпләр өчен яшьлекнең иң бәхетле елларыдыр дип исәплим. Шул биш ел вакыт эчендә күпме белем тупладык, дуслар таптык, шау-шулы, күңелле студент тормышында кайнадык. Укытучыларга якын итеп, яратып, Флера апа, Сәгадәт абый, Диләрә апа, Вахит абый, Альберт абый һ.б. (урыннары җәннәттә булсын) дип эндәшә идек. Бүген инде кадерле укытучыларыбызның күпчелеге бакыйлыкка күчте.
Студент елларының истәлеге булган лекция дәфтәрләрен китап шкафында кадерләп саклыйм, җыештырган саен кулыма алам, ташларга жәлләп, кабат киштәгә куям. Кабат-кабат укыйм, хатирәләргә биреләм. Туктатырга иде вакытны бер генә мизгелгә, әйләнеп кайтасы иде яшьлеккә. Тыңлыйсы иде Флера апаның, Альберт абыйның һ.б. хөрмәтлеләребезнең лекцияләрен, ягымлы тавышларын. Бер генә мизгелгә булса да...

6 дек. 2011 г.

Татарстан Республикасының гомумбелем учреждениеләре арасында V Республикакүләм сайтлар бәйгесе

2011 елның 5 нче декабрендә Татарстан Республикасының гомумбелем учреждениеләре арасында V Республикакүләм сайтлар бәйгесе ачылды. Беренче тур читтән торып үткәрелә (проектлар алдан сайлап алына) һәм 2011 елның 23 нче декабренә кадәр дәвам итә. Бәйгедә катнашу гаризалары «Татарстан Республикасында электрон белем бирү» мәгълүмати системасында (http://edu.tatar.ru (Личный кабинет/Мои конкурсы) электрон рәвештә кабул ителә.

2 дек. 2011 г.

Электрдан җәрәхәт алуны кисәтү буенча “Иң яхшы тыю һәм кисәтү билге­ләре”нә бәйге


Сетевая компания” ААҖе балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча "Иң яхшы тыю һәм кисәтү билге­ләре”нә конкурс игълан итте.
Конкурс балаларның электрдан җәрәхәт алуын кисәтү буенча ел саен мәктәп­ләрдә үткәрелә торган чаралар уңаеннан озак сроклы республика программасы кысаларында оештырыла. Ул Татарстанда "Сетевая компания” ААҖ тарафыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Конкурсның максаты – балалар һәм яшүсмерләрнең электрдан җәрәхәт алуын киметү.
Конкурс шартлары буенча электрдан җәрәхәт алуга китерү ихтималы тудырган эш-гамәлләрне тыю яки кисәтү билгесе уйлап табарга кирәк.

30 нояб. 2011 г.

Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 120 ел





  Атаклы «Галиябану» драмасының авторы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 120 ел тулды. 30 нчы ноябрь көнне әлеге истәлекле дата хөрмәтенә Мөслим гимназиясе базасында Сарман, Азнакай, Мөслим муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында  фәнни-практик конференция үтте. Укучылар, укытучылар Мирхәйдәр Фәйзи иҗаты белән бәйле эзләнү-тикшеренү эшләре белән чыгышлар ясадылар, аларга сертификатлар тапшырылды. Конференция әдәби-музыкаль бизәлеше ягыннан да һәркемнең күңелендә матур тойгылар уятты. Укытучылар, укучылар башкарган моңлы җырлар, Мөслим гимназиясе, Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе, лицей укытучылар, укучылар коллективлары әзерләгән “Галиябану” спектакленнән күренешләр сокландыргыч булды.

27 нояб. 2011 г.

II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесе

Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе II төбәкара "Көмеш каләм" бәйгесен игълан итә. Бәйге "Минем шәҗәрәм" исемле, туган җиреңдәге нәсел, 3-4 буындагы әби-бабайларның нәсел-ыру тамырлары турында, уңай фикерле иншалар язу буенча булачак. Бәйгедә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала - катнашучыларның яшьләре чикләнмәгән. Шәҗәрәгезне фәнни нигездә ачып, туган ягыгызда, нәселегездә танылган шәхесләрнең тормышын иҗади формада инша итеп, А4 форматында, 2 тулы биттә язарга кирәк.

Әниләр көне белән!

Кадерле әниләр! Сезне матур бәйрәмебез-Әниләр көне белән ихластан тәбрик итәм. Һәрберегез балаларыгызның игелеген күреп, бәхеттә, шатлыкта, бәрәкәтле мул тормышта гомер кичерегез. Һәр туар таң бары сөенечләр генә китерсен!

22 нояб. 2011 г.

"ШИГЪРИ САБАНТУЙ"ГА РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
          Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлеге каршында эшләп килгән "Әллүки” иҗат түгәрәге "Шигъри Сабантуй” фестивале үткәрә.
       "Шигъри Сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге бәйгедә катнашып, үзен сынап карый ала. Быелгы бәйге татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 125 еллыгына багышланган.

18 нояб. 2011 г.

II Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә


      18 нче ноябрь көнне Казан (Идел буе) Федераль университетының Алабуга шәһәрендәге филиалында  урта белем бирү оешмалары укучыларының "Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" темасына II Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе үтте.
Конференциягә Пермь өлкәсеннән, Башкортстаннан, Чувашстаннан, Татарстанның барлык районнарыннан сәләтле укучылар һәм аларның укытучылары килгән иде. Пленар утырыштан соң укучылар секцияләргә таралдылар һәм үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Конференция материаллары "Татар  теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге" дип исемләнгән җыентык итеп бастырып чыгарылган. Әлеге җыентыклар конференциягә килгән укучыларга таратылды.

12 нояб. 2011 г.

"Авылның 100 талантлы баласы"-2011

   11 нче ноябрь көнне Казан шәһәрендә "Корстон" күңел ачу үзәгендә  "Авылның 100 талантлы баласы " акциясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Татфондбанк тарафыннан үткәрелгән әлеге акциядә 825  укучы катнашты, 100 балага банк стипендиаты булу бәхете елмайды. Мөслим районыннан 2 укучы-Вәлиев Рафаэль Фәрит улы һәм Сабирова Ләйсән Рамил кызы әлеге чарада катнаштылар. Рафаэль технология фәненнән, Ләйсән татар теле һәм әдәбиятыннан  район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яуладылар. Ләйсән белән шәхсән үзем дә әлеге бәйрәмдә катнаштым, укучым белән горурлану хисләре кичердем.

28 окт. 2011 г.

Альберт Яхинның тууына 80 ел




Альберт  Яхинның вафатына ел тулып үтте. 8 нче ноябрьдә аңа 80 яшь тулган булыр иде.Әле кайчан гына яраткан укытучыбызның лекцияләрен тыңлап, аның җитәкчелегендә курс, диплом эшләре язып йөргән идек

11 окт. 2011 г.

Агач утырту өмәсендә

     Бөтен Җир шарын иңләп, Урман елы атлый. 2011 нче ел Халыкара урманнар елы дип игълан ителде. Биосферабызның саулыгын тәэмин итүдә урманнарга тиңнәр юк. Ул кайнар яисә салкын җилләрне кочагына алып туктата. Урман тәүлек саен күпме углекислый газны йота һәм аңардан да күбрәк итеп кислород бүлеп чыгара.

3 окт. 2011 г.

һөнәри бәйрәмебез белән!

Хөрмәтле коллегалар! Сезне һөнәри бәйрәмебез-Укытучылар көне белән тәбрик итәм! Бәхет, сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телим!  Укучыларыбыз  гел “4”ле, “5”ле билгеләренә генә укысын,  авыр хезмәтебез куаныч, шатлыклар гына китерсен.

16 сент. 2011 г.

Яран гөлләр ярата иде.
Табигатьтә көз хакимлек итә. Алтыннан коелгандай иген кырлары, мәрҗәндәй кызарган миләш-баланнар, көзге кырауларга бирешергә теләмичә балкып утыручы кашкарыйлар, яраннар күзне иркәли. Яраннарга карыйм да хатирәләргә биреләм, әнием искә төшә. Бигрәкләр дә ярата иде шул яраннарны, бакчабызны, тәрәзә төпләрен тутырып үстерә иде җете кызыл гөлләрен. Чәчәкле май аенда яраннарын, безне ташлап, бакыйлыкка күчте...Төсе булып яраннары калды, хәтере, истәлекләре генә калды.

23 авг. 2011 г.

Мәктәп укытучыларының II Бөтенроссия фестивале

   17 -20 нче августта Алабуга шәһәрендә мәктәп укытучыларының II Бөтенроссия фестивале узды. Фестивальгә Россиянең төрле өлкәләреннән, чит илләрдән килгән  танылган укытучылар,югары уку йортларыннан галимнәр,  Татарстанның иң яхшы 150 укытучысы җыелды. Программа бик кызыклы итеп төзелгән. Үз белемеңне күтәрү, аралашу, ял итү өчен дә фестивальне оештыручылар тарафыннан бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Әлеге чараларда Мөслим районы Симәк мәктәбеннән тарих укытучысы Бәдретдинова Нәзилә белән икәү катнаштык. Шәхсән үзем Алабуга педагогия институты педагогика кафедрасы профессоры Н.Н.Савина, Петрозаводск педагогия акдемиясе профессоры Н.Ю. Скороходова, Польшаның Ченстохова шәһәреннән психологик фәннәр докторы, профессор Кафлик Иренеуш, Мәскәү шәһәреннән педагогия фәннәре кандидаты, доцент Л.Л. Ворошилова, Алтай дәүләт университеты доценты М.Н.Фроловская мастер-классларында булырга туры килде. Әлбәттә, һәр мастер-класс укытучылар өчен бик файдалы булды. Теләгән мәктәп  укытучысына  модератор вазыйфасында булып карарга мөмкинлек тудырылды, ягъни мастер-класслар үткәрергә мөмкин иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән мастер-классымны югары бәяләделәр, фестивальнең Дипломына лаек булдым. Гомумән, Алабуга педагогия институтында үткәргән көннәр кызыклы, файдалы булды.

27 июн. 2011 г.

Ак юллар сезгә, дусларым!

   Бетмәс-төкәнмәс булып тоелган уку елы,  төн йокыларын качырган имтиханнар, дулкынландыргыч чыгарылыш кичәләре артта калды. Чыгарылыш сыйныф укучылары да, аларның әти-әниләре дә җиңел сулап куйгандыр, мөгаен. Мөслим лицеен 45  тугызынчы, 28 унберенче сыйныф укучысы тәмамлады. Үзем җитәкләгән 9а сыйныфы укучыларына карыйм да, сөенеп туя алмыйм. Әле кайчан гына башлангычтан килгән укучыларым үсеп, җиткән егет-кызлар булдылар, 5 нче сыйныфтагы шаянлыклары кимеп уйчанландылар.
       27 нче июнь көнне аттестат тапшыру тантанасы үтте. Укучыларымның кайберләре техникум, көллиятләрдә укуларын дәвам итәчәк, 10нчы сыйныфка килүчеләр дә шактый. Язмыш сезне кайларга гына китерсә дә, Кеше булып калыгыз, кадерле укучыларым -дусларым минем!
    Июнь аеның ямьле бер көнендә гүзәл табигатьле Ык буенда үткәргән көн мәңгегә исегездә калсын. Мәктәпне, белем биргән укытучыларыгызны беркайчан да онытмагыз. Теләкләрегез тормышка ашсын, бәхетле булыгыз!

30 мая 2011 г.

Укучылар имтихан тапшырды

 24 нче май көнне "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте. Мәктәпне тәмамлаучы 11 нче сыйныф укучылары , 9 нчы сыйныфтан көллиятләргә, техникумнарга китүчеләр өчен кыңгырау соңгы дәрескә чакырып  чыңлады.  29 нчы май көнне 9 нчы сыйныфлар татар теленнән имтихан тапшырды. Мәгариф министрлыгыннан "Тукай сәяхәттә" дигән  изложение тексты тәкъдим ителгән иде. Укучылар сөекле шагыйребезнең Уфа шәһәрендә үткәргән көннәре турында текст яздылар, Тукай турында белемнәрен баеттылар. Имтиханны 100 % өлгереш белән тапшырдылар.

18 мая 2011 г.

Симәктә "яшел" семинар

18 нче май көнне Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә  район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларның семинары үтте. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Н.Ә.Әхиярова, Д.З.Садертдинова "Р. Фәхретдин мирасын әдәбият дәресләрендә файдалану" темасына мастер-класс күрсәттеләр, район методик берләшмә эшчәнлегенә еллык йомгак ясалды, алдагы бурычлар билгеләнде. Семинарның икенче өлеше урман кочагында, шифалы чишмә буенда дәвам итте.

Фоат Садриев бездә кунакта

    17 май көнне Мөслим лицеенда  күренекле якташыбыз-Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Ризаэтдин Фәхретдинов, Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе - Фоат Миңнәхмәт улы Садриев белән очрашу кичәсе узды.

16 мая 2011 г.

Алмаз - җиңүче!

  Казан (Идел буе) федераль университеты Алабуга филиалының (АДПУ) татар филологиясе факультетында "Каурый каләм" исемле конкурсның йомгаклау туры үтте.

14 мая 2011 г.

Тамчы-шоу


  •    Мөслим лицеенда Габдулла Тукай елы кысаларында бәйрәм чаралары дәвам итә. 6-7 нче сыйныфлар өчен "Тамчы-шоу" бәйгесе бик тә мавыктыргыч булды. Аны лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Латыйпова үткәрде. Бәйгедә "Туган тел" (6б,7б) һәм "Тукай оныклары"(6а, 7а) командалары  көч сынашты. Укучылар Габдулла Тукай иҗатын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, зирәклектә, тапкырлыкта үзләрен сынадылар. Нәтиҗәдә, "Тукай оныклары" 41 балл , "Туган тел" командасы 47 балл җыйды һәм 1 нче урынга лаек булды. Бәйге концерт номерлары белән үрелеп барды. 10б сыйныфы укучысы Галимова Ләйсән "Шүрәле" поэмасыннан өзекләр укыды. 11а сыйныфы укучысы Хәбирова Алсу үзе язган шигырьләр-иҗат җимешләре белән таныштырды. 1-6 нчы сыйныф укучылары Тукай сүзләренә язылган җырларны башкардылар.
  • Мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, балалар шагыйре, А. Алиш премиясе лауреаты Мөҗәһит Әхмәтҗанов укучыларның бәйрәм чарасында актив катнашуларын билгеләп үтте, рәхмәтен җиткерде, Тукай мирасын өйрәнергә чакырды. Кичә "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

2 мая 2011 г.

Бездә - шигырь бәйрәме!

26 апрельдә Мөслим гимназиясе базасында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы үтте. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Р.Р.Хәбипов , язучы, Г.Тукай бүләге лауреаты Фоат Садриев,балалар шагыйре, Мөслим лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, А.Алиш премиясе лауреаты Мәҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Лилия Садриева, ветеран укытучылар катнашты.

6 апр. 2011 г.

Яңа блогка рәхим итегез!


Таныш булыйк.


Мин, Ситдыйкова Чулпан Индус кызы, 1969 нчы елның 1 январенда укытучылар гаиләсендә дөньяга килгәнмен. 1986 нчы елда Мөслим урта мәктәбен тәмамладым. 1986-1991 нче елларда Казан Дәүләт университетының филология факультетының “Татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләре” бүлегендә  югары белем алдым. Дипломым буенча белгечлегем: филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Хезмәт юлымны Мөслим урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак башладым. Бүгенге көндә дә шунда эшлим. Педагогик эш стажым-20 ел. Квалификацион категориям: “укытучы” вазифасы буенча югары квалификацион категория, 2011 нче  ел.